Бүгенге көннән Менделеевск районында Өлкәннәр айлыгы башланды.
Өлкәннәр айлыгы-безнең әби-бабайларга игътибар һәм кайгыртучанлык тою, аларның ялгыз түгел һәм бик кирәк булуын күрсәтү өчен аерым вакыт.
Халыкара өлкәннәр көне бөтен дөньяда октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә.
Әлеге айлык кысаларында Менделеевск районында төрле чаралар планлаштырылган, алар турында тулырак мәгълүмат соңрак хәбәр ителәчәк.