Бүген, 8 сентябрьдә район хакимиятендә Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Абдуллин рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә гражданнарны борчыган төрле проблемалар каралды. Шулай итеп, кышкы чорда кибет төзүгә һәм юлларны чистартуга документлар рәсмиләштерү, Менделеевск районында чаңгы базасы территориясен төзекләндерү мәсьәләсе каралды.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлекләре тикшерелде һәм контрольгә алынды.