"Альфа" ТИҮ активы белән очрашу

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Кичә Менделеевск районының Балалар иҗат үзәгендә "Альфа"территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы белән очрашу узды. Очрашу башында җыелучылар өчен концерт программасы тәкъдим ителде.

Җыенда Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев, "Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Лидия Маслова, шулай ук Менделеевск шәһәр Советы депутатлары, Совет аппараты һәм ММР Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, йорт комитетлары рәисләре, иҗтимагый оешмалар, шәһәр активы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

«Альфа» территориаль иҗтимагый үзидарәсенең 2020 елның 8 аенда башкарылган эшләре турында «Альфа»территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Лидия Маслова хисап тотты.

«Альфа» территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә оператив хәл һәм 2020 елның 8 ае эчендә оператив - хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные, полиция капитаны Ренат Вәлиев чыгыш ясады.

Алга таба Эчке эшләр органнарында хезмәт итү перспективалары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Иван Егоров сөйләде.

Шулай ук җыелганнарга янгын куркынычсызлыгы турында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсенең Менделеевск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге дознавателе Федор Галанин мәгълүмат бирде.

Иң мөһим мәсьәләләрнең берсе-2020 елга гриппка каршы вакцинация ясау турында "Менделеевск РҮХ" ДАССОның баш табибы Оксана Бахматова сөйләде.

Чыгышлар ахырында Менделеевск муниципаль районының 2020 елның 8 аенда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде.

Очрашу кысаларында район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән йорт комитетлары эшчәнлеген камилләштерүгә зур өлеш керткәннәре һәм Менделеев шәһәренең иҗтимагый - мәдәни тормышында актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр:

- Рафилә Башарова-Химиклар ур., 11 адресы буенча урнашкан йорт комитеты рәисе

- Рамилә Аношина-Татарстан ур., 17 адресы буенча урнашкан йорт комитеты рәисе

- Роза Дождикова-Тукай ур., 10 адресы буенча урнашкан йорт комитеты рәисе.

Шулай ук җыелган халык район башлыгы Валерий Чершинцевка ТОСны үстерүдә актив ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм кызыксындырган сорауларын бирде. Шулай итеп, халыкны районда коронавирус йогышы белән бәйле хәл һәм ТОС ишегалларын төзекләндерү мәсьәләсе борчыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International