8 нче сентябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсе рус язучысы А.И. Купринның тууына 150 ел тулу уңаеннан “Аның иҗатында кешеләргә мәхәббәт” дип аталган кычкырып уку үткәрде.
Китапханәче язучының тормыш юлы, иҗаты һәм китапханәдәге китаплары белән таныштырды. Китап укучыларны балалар өчен язылган “Ак йөнтәс эт” хикәясенең кыскача эчтәлеге таныштыргач, шул хикәядән өзек, ”Сирень куагы”хикәясен, чабыш атына багышланган “Зөбәрҗәт” (Изумруд) әсәрен кычкырып укыдылар.