Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов шәһәрнең сайлау участокларын карап чыктылар һәм тавыш бирү барышын тикшерделәр.
Район башлыгы һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сайлау комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары белән аралашты, тавыш бирүчеләрнең активлыгы дәрәҗәсе турында белде.
Валерий Чершинцев шулай ук сайлау комиссиясе әгъзасы Надежда Вәлиеваны туган көне белән котлады, бәхет, сәламәтлек һәм бетмәс энергия теләде.