МСК акчаларыннан айлык түләү яңача исәпләнә

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Апрель аенда гаилә керем турында мәгълүмат бирергә тиеш булган чорны исәпләү Тәртибенә үзгәрешләр керткән 125-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.

2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче баласын тапкан яки уллыкка алган әниләр ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләүне рәсмиләштерә алалар. Түләү алу хокукына бер кешегә уртача керем төбәктәге эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының ике тапкыр артмаган гаиләләр ия. Татарстан Республикасында бу 20 170 сум.

Гаиләнең гомуми керемен исәпләгәндә хезмәт хаклары, премияләр, пенсияләр, социаль пособиеләр, стипендияләр, төрле компенсация, алиментлар һ.б. исәпкә алына. Гаилә кеременә гадәттән тыш хәлләр аркасында федераль бюджеттан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм, банк депозитларыннан алынган керемнәр һәм милекне арендага бирүдән кергән керемнәр исәпкә алынмый. Гаиләнең җан башына уртача керемен исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә составына ата-ана (шул исәптән уллыкка алучы), бала опекуны, аның тууы (уллыкка алу) белән бәйле рәвештә, гражданинның айлык түләү алу хокукы барлыкка килгән, мондый гражданның ире (хатыны), балигъ булмаган балалар кертелә.

Керемнәр турындагы мәгълүматларны, элеккечә үк, 12 календарь ай эчендә тапшырырга кирәк, әмма хәзер әлеге чорны исәпләү айлык түләү билгеләү турында гариза бирү датасына кадәр алты ай кала башлана.

Мәсәлән, әни 2020 елның 8 июнендә айлык түләү өчен гариза бирә. Законның яңа нормалары нигезендә, моннан алты ай элек - 2019 елның декабре, ә аннан соң декабрь ае өчен керемнәр турындагы барлык документларны җыярга кирәк. Димәк, ана (гаилә) капиталы акчаларыннан ай саен акча алырга теләүче һәм июнь аенда гариза бирергә җыенучы әнигә 2018 елның 1 декабреннән 30 ноябренә кадәр үз гаиләсенең керемнәре турында мәгълүмат бирергә кирәк. Әгәр гаиләнең һәр әгъзасына айлык кереме бу чорда 20 170 сумнан кимрәк булса, гаилә ана (гаилә) капиталы акчаларыннан ай саен түләүгә хокуклы.

Ана (гаилә) капиталы акчаларыннан түләүне бала өч яшькә җиткәнче алырга мөмкин. Түләү бала 1 яше тулганчы билгеләнә. Күрсәтелгән түләүне билгеләү турында яңа гариза башта бала ике яшькә җиткәнче, ә аннары өч яшькә җиткәнче бирелә.

2020 елда Татарстан Республикасында ана капиталы акчаларыннан айлык түләү күләме 9373 сум тәшкил итә. Ул 2019 елның II кварталы өчен регионда билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тиң.

2020 елның 1 гыйнварыннан 1 октябренә кадәр түләү вакыты тәмамланган очракта, гражданнарга, табышларын раслау һәм әлеге ярдәм чарасын алу вакытын озайту өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү шулай ук гаризасыз (алучының ризалыгы белән) 01.04.2020 дән дә озайтылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International