«Менделеевск районы халкын эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ хәбәр иткәнчә, 2020 елның 17 сентябрендә «Юность» район мәдәният йорты» МБУК Менделеевск районы халкы өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
Бу көнне үз вакансияләрен эзләүчеләргә түбәндәге оешмалар вәкилләре тәкъдим итәчәк: "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ, "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" АҖ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге, Россия ФКУ ИК-10 УФСИН, "Содексо ЕвроАзия" ҖЧҖ.
Ярминкә барышында килүчеләр оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән аралаша, вакансияләр турында мәгълүмат ала алачак.
Ярминкә үз эшен 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Бурмистров ур., 1, “Яшьлек” район мәдәният йорты” МБУК адресы буенча башлаячак.