Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Киңәшмә барышында Менделеевск районында урып-җыю кампаниясенең барышы турында фикер алыштылар. Бүгенге көндә 40 гектар мәйданнан җыеп алынган, бу 92% тәшкил итә. 

Эшсезлек дәрәҗәсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, район буенча эшче көчләр санының 2,13% ын тәшкил итә, эшсезлек дәрәҗәсе кимү тенденциясе бара. Шулай ук исегезгә төшерәбез, 17 сентябрьдә "Юность" мәдәният йортында 9:00 дән 11:00 гә кадәр вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Шәһәрнең белем бирү учреждениеләренә, үзәк хастаханәнең стационар бүлегенә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә җылылык бирү процессы башланды.

Шулай ук районда үләт базларын тикшерү мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. 

Киңәшмә ахырында "Халык контроле" мәсьәләләре, шимбә көнне Яр Чаллы шәһәрендә узачак Авыл хуҗалыгы ярминкәсе буенча контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре күтәрелде. Барлык яңгыраган сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International