1 октябрьдән соң пособие һәм пенсияләрне "Мир" картасына гына күчерәчәкләр

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) хәбәр итә: 1 октябрьдән соң пособиеләр һәм пенсияләр бары тик «Мир»картасына гына күчереләчәк.

Пенсия һәм банк карталарына башка социаль түләүләр, чит ил түләү системалары (Visa, MasterCard) карталары алучыларга 1 октябрьгә кадәр үз банкларында «Мир»картасын рәсмиләштерергә ашыгырга кирәк. Шуннан соң счет реквизитларын РФ Пенсия фондының территориаль клиентлар хезмәтенә яки РПФ сайтында шәхси кабинет аша тапшырырга кирәк. Әгәр 1 октябрьгә кадәр «Мир» картасына күчерү гамәлгә ашмаса, 1 октябрьдән пенсияләр һәм социаль түләүләр күчерелмәячәк, дип кисәтә РПФның төбәк бүлегендә.

Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый.

Исегезгә төшерәбез, чит ил түләү системалары карталарына, «МИР» Милли түләү системасы картасына керүче пенсияләрне һәм пособиеләрне күчерү процессы 2020 елның 1 июлендә төгәлләнергә тиеш иде. Әмма илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, күчеш вакыты 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International