Туендыручысын югалту буенча пенсия алучы беренче курс студентларына ПФР белешмә бирергә кирәк

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Менделеевск районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) барлык укучыларны яңа уку елы башлану белән котлый һәм искә төшерә: 18 яшькә җиткәндә туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия түләү көндезге уку шарты белән генә дәвам итә, шуңа күрә беренче курс студентларына Пенсия фондына көндезге белем алу турында белешмә тапшырырга кирәк.

Коронавирус инфекциясе таралу чорында чикләнгән чаралар белән бәйле рәвештә, укучыларга туендыручысын югалту уңаеннан пенсия түләү каникуллар чорында — 2020 елның 31 августына кадәр озайтылды. Автомат рәвештә 18 яшьтән өлкәнрәк студентларга да пенсия алуны озайттылар, аларның уку турында белешмәләр агымдагы елның июнь — июль айларында чыккан.

Хәзер Пенсия фонды, сентябрь аенда пенсияне дәвам итү өчен, беренче курс студентларыннан белешмәләр көтә. Уңайлы булсын өчен гаризаны һәм белешмәне ПФРга почта аша җибәрергә мөмкин.

Игътибар итегез, сентябрь аенда өлкә Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә кабул итү, элеккечә, алдан язылу буенча һәм бары тик дистанцион рәвештә РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша гына үткәреләчәк. Мондый форма үзен пандемия чорында яхшы яктан күрсәтте: кеше үзе өчен уңайлы көн һәм кабул итү вакытын үзе сайлый. Клиентлар хезмәтенә кабул итүгә алдан язылу электрон сервисы аша язылырга мөмкин. Ул пенсия фонды сайтының ачык өлешендә дә ачык була һәм шәхси кабинетка керүне таләп итми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International