Бүген РФ төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министры урынбасары Максим Егоров рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында, Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче муниципаль берәмлекләр проектларын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды.
Видеоконференциядә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйгенең максаты – тормыш сыйфатын яхшыртуга, кунакларны җәлеп итүгә, туризмны һәм хезмәт күрсәтү индустриясен үстерүгә ярдәм итүче кызыклы шәһәр киңлекләрен булдыру.
Киңәшмәдә катнашучылар субъектларга карата төп таләпләр һәм проектларны гамәлгә ашыруга әзерлек чаралары турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Менделеевск районы "Ушковские островы"паркы буенча җәмәгать пространствосын үстерү өчен 50 млн сумлык грант отып, Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.
Татарстан Республикасы шулай ук кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә ярты миллиардка якын федераль акча отты.