Район башлыгы Валерий Чершинцев Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында катнашты

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген, 18 сентябрьдә, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе тантанасы булды.

Тантанада Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Тантаналы чара президиумында Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин булды.

Залга Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, Татарстан Республикасы Президенты штандартын керттеләр.

Сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм Татарстан Республикасының күпмилләтле халкына тугрылык өчен ант бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүен тантаналы рәвештә игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International