Менделеевскида ЮХИДИ хезмәткәрләре рейды узачак

2020 елның 18 сентябре, җомга

Районда һәр атна саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрелә. "Менделеев яңалыклары"язалар.

Районда ЮХИДИ башлыгы Руслан Харисов хәбәр иткәнчә, исерек хәлдә юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан Менделеевск районында рейдлар үткәрелә.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International