Менделеевск районы авыл җирлекләре Советларының беренче утырышлары узды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 21 сентябрьдә, районның 14 авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш Менделеевск муниципаль районы авыл җирлекләре Советының беренче утырышлары узды.

Утырыш эшендә Бәзәкә, Песәй, Тойгуҗа, Турай, Ижау һәм Тихоново авыл җирлекләрендә Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

Менделеевск МР Советы Аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров авыл җирлекләре территориясендә муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Аннары сайланган депутатларга вакытлы таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International