Шәһәрнең коррекция мәктәбендә Иҗтимагый совет әгъзалары җыелды.
Шәһәрнең коррекция мәктәбендә Иҗтимагый Совет булды. "Менделеев яңалыклары"язалар.
Очрашуда Совет аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров, совет рәисе Марат Зарипов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
Доклад белән коррекция мәктәбе директоры Дамира Сәлимханова чыгыш ясады. Очрашуда катнашучылар уку йортының эше, Тихие горы микрорайонындагы юлларны ремонтлау һәм пассажирлар ташу мәсьәләләрен карадылар. Барлык мәсьәләләр дә алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.