Октябрьнең беренче дүшәмбесендә бөтен дөнья буенча Халыкара табиб көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала.
5 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Казан телебашнасы планетадагы иң кирәкле һәм игелекле һөнәрләрнең берсе булган кешеләргә ярдәм итү хөрмәтенә бәйрәм утлары белән яктырачак. Заманча табиблар-бүгенге көн геройлары. Коронавирус пандемиясе чорында алар кешеләрне, гомерләрен куркыныч астына куеп, коткаралар.
"Татарстан Республикасы РТРС" филиалы коллективы Татарстан медикларына фидакарь хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерә һәм сәламәтлек, зур бәхет тели.
Белешмә өчен:
Бу бәйрәмне оештыруның инициаторлары булып Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) һәм «Чикләрсез табиблар»Халыкара медицина гуманитар оешмасы чыктылар.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә төп халыкара оешмаларның берсе - «Чикләрсез табиблар»медицина гуманитар оешмасы. Ул 1971 елның 22 декабрендә Парижда нигез салына, бүген исә оешманың штаб-фатиры Швейцария Женевасында урнашкан. Оешмада 36 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә.