Очрашу кичәсе “Яшәгез сез көлеп кенә”

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Һәр ел саен,1нче  октябрь өлкәннәр көне билгеләп үтелә.  Шул уңайдан, Псәй авылы китапханәсе мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган һәм өлкән яшьтәге китап укучыларны “Яшәгез сез көлеп кенә” исемле очрашу кичәсенә чакырды.

Китапханәче Р.Яраханова  өлкәннәргә котлау сүзләре җиткерде.  Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер, шатлыклы көннәр теләде.  Өлкәннәребез  үзләре дә кичәдә бик  актив катнаштылар. Ф.Садриева башкаруында “Әнием бәгърем” дигән шигырь беркемнедә битараф калдырмады. ТАССРның 100- еллыгына  багышлаган викторинада бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ясалган күргәзмәләргә “Туган ягым -  Татарстан”, “Бөек Җинүгә – 75 ел”  күзәтүләр  ясалды. Кичә бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International