1000 сәлам юллыйм

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

9 октябрьдә Бөтендөнья почта көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсендә балалар өчен “1000 сәлам юллыйм” дигән иҗади сәгать үткәрелде.

Иң элек китапханәче почта хезмәте тарихы, Бөек Ватан сугышы елларындагы өчпочмаклы хатлар, вакытлы матбугат, хат ташучы һөнәре  турында сөйләп үтте. Ә иҗади эш итеп балаларга конверт ясарга өйрәнү иде. Балалар бу эшне бирелеп эшләделәр, һәркем үз куллары белән тырышып, матур итеп бизәп бер конверт ясады. Эш соңында күңелләрендәге иң изге теләкләрне язып конвертка салдылар һәм иң якын кешеләренә җибәрергә дип почтага юл алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International