Күңел ачу кичәсе “Һәрбер көнең шатлык белән узсын”

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

8 нче октябрьдә Тойма авылы мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче белән берлектә өлкәннәр көненә багышлап, “Һәрбер көнең шатлык белән узсын” дип исемләнгән күңел ачу кичәсе уздырдылар.

Яңабирде җирлеге башлыгы Никифоров Е.Н. өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Китапханәче Ямалутдинова Ф.З. аларга багышлап шигырь укыды. Моңлы җырлары белән Мөбәрәкшин Айрат, Ямалетдинова Дамира, Шайхова Гүзәлия, Загидуллина Ольга, Сираева Мәрфуга, Ульданова Гөлсинә тамашачыларны шатландырдылар. 87 яшьлек Сайфуллина Мәймунә әби моңлы җыры һәм дәртле биюе белән авылдашларны таң калдырды. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International