Барысы да мультфильм турында

2020 елның 16 октябре, җомга

Бәзәкә китапханәсендә эшләп килүче “Күпбеләм” (Познавай-ка) түгәрәгенә йөрүчеләр 16 октябрь көнне чираттагы чарага җыелдылар. Бу юлы китапханәче  балалар өчен мультфильм сәнгате турында “Барысы да мультфильм турында” дигән танып белү сәгате әзерләгән иде. Ф.Башарова беренче рус мультипликаторлары А.Ширяев, В.Старевич,  1912 елдан алып бүгенге көнгә кадәр төшерелгән танылган мультфильмнар, аны әзерләү һәм төшерү процессы  турында видео һәм презентацияләр кулланып сөйләде. Бер минутлык мультфильм төшерү өчен бер бригада мультипликаторлардан  бер айлык хезмәт таләп ителүе балаларны нык  гаҗәпләндерде. Һәм, әлбәттә, китапханәче һәр мультфильмның махсус сценарий яки китап буенча төшерелүен күрсәтте, “С книжных страниц на большой экран” дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды, алып укырга тәкъдим итте. Соңыннан балалар мультфильм карадылар, бүгенге ачышлары турында фикерләрен белдерделәр, китаплар яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International