29 октябрь көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган уен программасы булып узды.
Балалар өчен күңелле уеннар әзерләнгән иде, аларда әти-әниләре дә уйнады. Балалар өчен «Горячая картошка», «Вышибалы», «Коршун и цыплята» кебек уеннар искә алынды. Канәгать, беркем дә өйләреннән аерыласы килми!