Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә барышында идарәче компаниягә кергән гаризалар буенча сораулар каралды. Кичәге көн эчендә барлыгы 7 гариза эшкәртелгән, барысы да эш режимында.
Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 218 эшсез кеше теркәлгән, бу эшсезлек дәрәҗәсе 1,4% ны тәшкил итә .
Район үзәк хастаханәсе штат режимында эшли. Бер айдан Тихый Горы авылындагы ФАПта фельдшер эшен башлау планлаштырыла.
Шулай ук Шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.