Мәскәүдә «Геликон-опера» театры сәхнәсендә Россиянең этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Бөтенроссия иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта хәбәр итә
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Чарада Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре катнашты.
Конкурс лауреатлары булып Россия төбәкләреннән 17 вәкил торды, алар арасында Менделеевскилылар да бар иде. Иң яхшыларын 700 гаризадан сайлап алганнар.
«Мари сигезлеге» этнофестивале проекты «Дуслык йортларының иң яхшы практикалары өчен»номинациясендә өченче дәрәҗә лауреат булды. Бүләкләрне Менделеевски Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм район мәдәният идарәсе җитәкчесе Екатерина Шиһапова тапшырдылар. Котлыйбыз!
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте фотосы.