Район башлыгы Валерий Чершинцев авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

9 ноябрь көнне Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев районның өч авыл хуҗалыгы оешмасын йөреп чыкты.

Район башлыгы белән берлектә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, район башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәйдәр Һадиуллин, авыл хуҗалыгы предприятиеләре башлыклары һәм белгечләре дә катнашты.

Сәфәр кысаларында делегация "Победа" ҖЧҖ, "Абалач" ҖЧҖ һәм "Золотая Нива"ҖЧҖдә булды. Эш сәфәренең төп максаты-складларда ашлык саклау шартларын, эре мөгезле терлекләрне тоту һәм ашату шартларын бәяләү,хуҗалыкларның булган техникасы торышын бәяләү һәм техниканы ремонтлау.

Гомумән, район башлыгы план буенча йөреп чыкты, районның авыл хуҗалыгы формированиеләренә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International