15 ноябрьдә Енабердино мәдәният йорты хезмәткәрләре, хәрби хезмәткә чакырылучы көненә балалар белән "Армиядә хезмәт итик" дигән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Башта пилоткалар ясау буенча мастер-класс оештырдылар, балалар үзләре өчен пилоткалар ясадылар. Аннары саф һавада, приклад участогында төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Ахырда армия хәзинәсен татлы ризыклар белән табу бурычы куелды, балалар уңышлы үтәделәр һәм барысы да канәгать иде.