2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр «СТОПВИЧСПИД» Aкциясе кысаларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линия үткәрә. Акция Халыкара СПИД белән көрәш көненә багышланган һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм халыкка бу авыру турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән. «Кайнар линия» телефоны: 8(85557) 7-53-33 Теләгән һәркем кызыксындырган сорауларга җавап ала алачак.