Әниләр көне-ул җылы, йөрәк бәйрәме. Әниләргә күпме генә яхшы,матур сүзләр әйтелмәсен, алар артык булмас, әлбәттә. Шул уңайдан Ижевка авыл китапханәсендә «Һәрвакыт булсын әни»дип исемләнгән бәйрәм программасы бик матур һәм онытылмас узды.
3 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Әхмәдиева А.И.) әниләренә яхшы сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, ә үз куллары белән ясаган күп кенә бүләкләр һәм махсус әзерләнгән "Маша һәм аю" курчак спектакле бүләк итте. Ай буе китапханәче Останина И.М. җитәкчелегендә балалар үз чыгышларын кабатладылар. Әниләр балаларының чыгышын сокланып күзәттеләр һәм аларның уңышларына чын күңелдән сөенделәр. Бәйрәм һәм спектакльләр дебюты дан-шөһрәтле булды.