В. Катаевның китапханәче укыган «Цветик – семицветик» әкияте укучыларны безнең кебек үк кешеләр яшәве, шулай да бездән аерылып торучы кешеләр яшәве һәм бу кешеләргә ярдәм итү көчебез барлыгы турында уйланырга мәҗбүр итте. Алар үз проблемалары белән ялгызы гына калмаячагын тоярга тиеш. Балалар яхшылык һәм шәфкатьлелекнең нәрсә икәнен, кайсы кешене игелекле дип атарга мөмкин, аны нинди гамәлләр бизәве турында фикер алыштылар; дусларына һәм якыннарына, инвалид кешеләргә карата үзләренең яхшы эшләрен мисаллар китерделәр. Чара азагында уртак нәтиҗә ясалды: «Әгәр дә һәркайсыбыз бер генә тапкыр булса да инвалидка ярдәм кулы сузса, аларның проблемалары азрак булачак, ә тормышыбыз яхшырак булачак».