"Мәрхәмәтле булыйк"

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

"Мәрхәмәтле булыйк" дип исемләнгән акция  үз эшен дәвам итә. Кечкенә генә булышлык та бик мөһим булырга мөмкин. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Песәй мәдәният хезмәткәрләре  кар көрәү, су ташу кебек эшләр белән ярдәм күрсәттеләр. 5 нче декабрь көнне китапханә белән берлектә, күчтәнәчләр алып, Шиапов Рафаэль абыйның хәлен белергә бардык. Тормыш иптәше Наилә апа да безнең әңгәмәгә кушылды. Аларга ходай сәламәтлек, озын гомер бирсен иде дигән изге теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International