Россия - гаҗәеп ил. Ерак Көнчыгышта кояш чыккач, иртә башлана, илнең башка төбәкләрендә - тирән төн, ә көнбатышта әле кич кенә. Төньягында инде салкын, кар яуган, ә көньягында җылы диңгез чайкалган, көньяк үсемлекләр чәчәк аткан. Калининградтан алып Владивостокка кадәр 10 мең километр чамасы ераклыкка безнең Ватаныбыз бете сузылды. Бөек һәм гүзәл безнең ил! 11 декабрь көнне Татар Чаллысы мәдәният йортында Россия Конституциясе көненә багышланган “Мин сине яратам, Россия!” дигән балалар рәсемнәре конкурсы узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга илнең төп Законы, Россия Федерациясенең һәр гражданының хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр. Конкурста катнашучылар үз эшләрендә үзләренең кече ватаннарын: туган авылларын, урамнарын һәм алар яши торган йортны, авыл табигатен сурәтләделәр; Россия символикасын ясадылар.