Татарстан Республикасы Менделеевск районы прокуратурасы Менделеевск шәһәрендә яшәүченең транспорт чаралары белән идарә итү хокукын туктатуга иреште.
Менделеевск районы прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә тикшерү үткәрү барышында Менделеевск шәһәрендә яшәүче бер кешенең наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булуы ачыкланды.
«Менделеевск РҮХ» ДАССОның мәгълүматларына караганда, күрсәтелгән граждан үзәк хастаханәнең наркология кабинетында автомобиль белән идарә итүгә комачаулаучы диагноз белән исәптә тора.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Менделеевск район судына район прокуроры тарафыннан әлеге затның транспорт чарасы белән идарә итү хокукын туктату турында билгесез затлар даирәсе мәнфәгатьләрендә административ дәгъва гаризасы җибәрелде.
17.12.2020 Менделеевск районы прокуроры таләпләре тулы күләмдә канәгатьләндерелде, наркотикларга бәйле гражданин транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.