1 нче мәктәпнең 5 "А"сыйныф (сыйныф җитәкче Максимова А. Г.) укучылары өчен Балалар китапханәсендә язучы, шагыйрь И. А. Бунинга багышланган «Мин бу дөньяда гүзәллек һәм мәңгелек берлеген эзлим» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.
Очрашу Иван Бунинның Рахманинов С.В. көенә язылган “Родине” шигыреннән башланды. Ул 1870 елның 22 октябрендә Воронежда туган. Балачагы Бутырка хуторында, әбисе өендә, борынгы йортта узды. Биредә булачак язучы формалашкан. Китапханәче Л.М. Казакова балаларны язучы тормышындагы фактлар, аның иҗаты белән таныштырды. Балалар шулай ук авторның үзе башкарган «Одиночество» шигыренең аудиоязмасын тыңладылар.