18 февральдә, Кар бабай туган көненә “Белочка” балалар бакчасында “Күңелле кар бабай” мастер-классы үткәрелде. Кар бабай - өлкәннәр һәм балалар өчен төп кышкы һәм яраткан персонаж.
Кар яву белән, балалар Кар бабай ясый башлый һәм язын эрегәндә кәефләре китә. Беренче дәрестә кәгазьдән Кар бабай ясау дәресе үткәрелде. Балалар искиткеч матур Кар бабай ясадылар.
Икенче дәрестә китапханәче Медведева Н.С. Сотников Р.Н.«Про снеговика» әкиятен укыды, «Снеговик-почтовик» мультфильмын карадылар, кар бабай, кыш, кар бөртекләре турында табышмаклар чиштеләр. Актив катнашкан өчен балалар татлы призлар алдылар.