Менделеевскида Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсенең яңа рәисе сайланды

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсенең хисап-сайлау җыелышы узды.

Аның эшендә Конгресс Башкарма комитетының Мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре буенча баш референты Илгиз Халиков һәм Ләйсән Исхакова, җирле башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Екатерина Ямалеева катнаштылар.

Җыелыш барышында Бөтендөнья татар конгрессының Менделеевск бүлекчәсе рәисе Лилия Галиева эшчәнлеге турында хисап тотты. Катнашучылар отчетны игътибарга алдылар.

Аннары иҗтимагый оешманың яңа рәисен сайлау булды. Илгиз Илдар улы Лилия Федоровнага озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хатын, ТАССРның 100 еллыгы медале, истәлекле бүләк тапшырды һәм Л.Галиеваның актив әгъзалары булып калуын теләде.

Ачык тавыш бирү юлы белән конгрессның җирле бүлекчәсенең яңа рәисе итеп Рәйхана Фәрхетдинова сайланды, әгъзалар составы һәм яшьләр канаты формалаштырылды.

Ахырда җыелучылар агымдагы елга беренче дәрәҗәдәге бурычларны билгеләделәр.

Чыганак: Менделеевск яңалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International