Тихоново авыл китапханәсендә балалар өчен иң яраткан шөгыльләрнең берсе-өстәл уеннары. Уеннар үстерә һәм күңел ачтыра, логик фикер йөртергә мәҗбүр итә.Турнир башында китапханәче балаларга шахмат һәм шашка уеннары кагыйдәләре турында искәртте. Шашкалар - ул тылсымлы уен. Ул бер үк вакытта гади дә, катлаулы да. Ул ярышларны, көрәшне күз алдында тота, һәм бу балалар психикасын һәм характерын чыныктыра, шулай ук оешканлык, җаваплылык, башланган эшне ахырына кадәр җиткерү, уңышсызлыклар очрагында төшенкелеккә бирелмәү, үз-үзеңә ышанырга ярдәм итә.