20 гыйнвар көнне 7 нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары (кул кл. Мирзоева Ф.Х.) Балалар китапханәсендә булды. Балалар китапханәсенә беренче йөрү - беренче сыйныф укучыларының мәктәп тормышында мөһим момент. Китапханәче Е.Назарова балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Балалар китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, матур бизәлгән китап күргәзмәсенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук китаплар белән дөрес эш итү, китаплар сайлау һәм абонементта үзеңне ничек тотарга икәнлеге турында белделәр. Балалар "абонемент", "формуляр" ның нәрсә икәнен, һәр китап үз урынында торуын һәм китапның нинди принцип буенча китапханәдә урнашуын белделәр. Балалар китапханә китапларын һәм журналларны кызыксынып карадылар. Китапханәдә яшь укучыларга бик ошады, алар монда төрле массакүләм чараларга һәм китап укырга күп тапкырлар киләчәк.