20 гыйнвар көнне Монай авыл мәдәният йортында "Сыр кичәсе" булып узды. Кичә кунаклары сырның килеп чыгу тарихы белән таныштылар.
Чарада катнашучылар өйдәге, ысланган, голландский, моцарелла кебек сыр үрнәкләрен татып карый алдылар. Шулай ук сыр тәлинкәсен төзү серләре һәм сырның башка продуктлар белән ярашуы белән таныштылар.
Авылда яшәүче Нина Антипова өй сырын ясау рецепты белән уртаклашты.