«Бычок – серый бочок» мастер-классы

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

21 гыйнвар көнне "Чулпан" балалар бакчасында китапханәнең иң яшь укучылары өчен "Бычок - серый бочок" мастер-классы үткәрелде.

 

Дәрес башланганчы китапханәче А. Бартоның «Бычок» исемле шигырен укып чыкты, «Простоквашино» мультфильмындагы Гаврюша исемле үгезне искә төшерделәр. Балалар "Сөттән нинди продуктлар ясарга була һәм ул нәрсә белән файдалы?" дигән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Аннары балалар белән бик матур үгезләр һәм сыерлар ясадылар, аларга хәтта исемнәр дә биргәннәр. Балаларга ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International