Әкияттә кунакта

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

21 январь көнне Бәзәкә балалар бакчасында авыл китапханәчесе “Әкияттә кунакта” дигән әдәби викторина үткәрде.

Дөнья халыклары әкиятләре буенча әзерләнгән викторина  сорауларына нәниләр дөрес җавап биреп тәрбиячеләрен дә, китапханәчене дә сөендерделәр. Аннары Ф.Башарова аларга “Дюймовочка” китабыннан могҗизалы әкиятләр укыды, бергәләп  “Мороз Иваныч” әкиятен карадылар. Чара соңында китапханәче балалар белән бүгенге  әкиятләрнең әһәмияте турында фикер алышты, укырга яңа китаплар биреп калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International