Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 395 572 балага бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акча күчерде. Түләү 797 номерлы Президент Указы нигезендә гамәлгә ашырыла һәм 2020 елның 17 декабренә сигез яшь тулмаган балалы гаиләләргә тиеш.