Шәхси кабинетта Пенсия фонды сайтында электрон сервис эшли, аның ярдәмендә социаль хезмәтләр җыелмасына (НСУ) хокукны раслый торган белешмә алырга мөмкин. Бу натураль формада социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә алуны сайлаган федераль ташламалардан файдаланучылар саныннан гражданнар өчен актуаль.