Менделеевлылар Әлмәт шәһәрендә кышкы суда йөзү буенча ТР Ачык чемпионатында катнаштылар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

23-24 гыйнварда Әлмәт шәһәрендә ачык суда кышкы йөзү буенча ТР Ачык Чемпионаты булып узды.

Чемпионатта катнашу өчен Марий Эл, Удмуртия, Пермь крае, Мәскәү һәм Татарстанның берничә районы вәкилләре килгән иде.

Бу ярышларда безнең район һәм кышкы йөзүне яратучылар да актив катнашты. Хатын-кызлар арасында үз яшь төркемнәрендә 25, 50 һәм 100 метр дистанцияләрдә Тәнзилә Шәйхуллова, 50, 100 метр дистанцияләрдә Илмира Гарифуллина чемпион булды.

Ир-атлар арасында: Рәис Шәрәфетдинов-50 һәм 200 м.

50 метрга икенче урынны Алексей Карманов яулады.

Якташларыбызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International