25 гыйнварда Үзәк китапханә хезмәткәрләре 7 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен “пейзаж остасы” дигән танып-белү сәгате үткәрде. Ул рус рәссамы И.И.Шишкинның туган көненә багышланды.
Балалар танылган рәссамның туган ягында - Алабугада урнашкан Иван Иванович Шишкинның музей-йортына видео-экскурсия ясадылар, аның гаиләсе турында хикәя ишеттеләр, аның «Корабельная роща», «Сосновый бор», «Святой ключ близ Елабуги», «Мишки в сосновом лесу», «Жатва» картиналары белән таныштылар.