Итекле хоккей

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Хоккей уенын балачактан яратам, тик кайчандыр үзең бу уенда катнашырсың дисәләр, кычкырып көләр идем. Моңа кадәр хыялда гына булган теләк 25 нче гыйнвар көнне чынга ашты. Кукмара районы Купка авылында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге" кысаларында уздырылган "Итекле хоккей" районара турнирында Әгерҗе районы белән берлектә Песәй мәдәният йорты да катнашты. Беренче очрашуда җиңү, әйтеп бетергесез эмоцияләр, спортка гына хас кичерешләр әле дә күңелгә рәхәтлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International