Бүген, 26 гыйнварда, район башлыгы Валерий Чершинцев ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Очрашуга барлыгы 2 кеше язылган. Менделеевскида яшәүчеләрне торак милекне рәсмиләштерү һәм Башкарма комитетның торак сәясәте бүлеге эше мәсьәләләре борчыды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.