Сөйләшәбез төрле телләрдә, аңлашабыз дуслык телендә

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

25 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә 7 мәктәп укучылары белән (укытучылары: Әминева Г.Ф.) дуслык сәгате уздырылды. Чара Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үтте. Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны каршылап, татар, рус, мари, башкорт, инглиз, француз телләрендә сәламләде. Балалар бергәләп дуслык төшенчәсен аңлаттылар, “Чын дуслар нинди була?” дигән сорауга җавап эзләделәр, дуслык турында мәкальләрне барладылар.Нәтиҗәдә, халыклар дуслыгы һәм башкаларга хөрмәт белән карау, гап-гади дуслыктан башлануын ачыкладылар.

Китапханәче укучыларга Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителүен аңлатты. Балалар республиканың күп төрле халыкларын, аларның миллиризыкларын, бәйрәмнәрен искә төшерделәр. Ахырда, Татарстаныбызда халыклар дуслыгын белдергән стендны бергәләп әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International