Администрациядә җир мәсьәләләре буенча комиссия узды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген администрациянең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир мәсьәләләре буенча комиссия узды.

Шәһәр һәм район халкы төрле максатларда җир кишәрлекләрен арендалау яки милек итеп алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Бүген ИЖС схемасын раслау, ферма төзү, эшкуарлык эшчәнлеге, җир кишәрлеген ызанлау мәсьәләләре каралды. Комиссия 17 җир мәсьәләсен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International