"Туган тел - кеше горурлыгы!»

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бөрешле мәктәбендә китапханә белән берлектә “Туган тел - Кеше горурлыгы” исеме астында туган телләр елын ачу тантанасы узды.

Бөрешле мәктәбендә китапханә белән берлектә «Туган тел – кеше горурлыгы!» дип исемләнгән туган телләр елын ачуга багышланган чара узды.

Чара барышында туган тел укытучысы Тимошенко В.М. балаларга туган телнең кеше тормышында әһәмияте һәм мөһимлеге, Халыклар дуслыгы һәм толерантлык турында сөйләде. Китапханәче укучыларны «Сабантуй», «Салават күпере» балалар журналлары белән таныштырды. Аннары укучылар ике командага бүленеп, туган телләр һәм Халык бердәмлеге елының мәктәп эмблемасын уйлап таптылар. Бәйрәмнең беренче көнендә мәктәптә «Туган телем – иркә гөлем» дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International