2021 елның 26 гыйнварыннан 7 февраленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Бала - төп пассажир!» профилактик чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе балигъ булмаган пассажирларны йөртү белән бәйле юл йөрү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау чаралары комплексы үткәрәчәк.
2020 елда балигъ булмаганнар катнашында 465 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларда 9 һәлак булган һәм 496 җәрәхәтләр алган. Пассажир балалар катнашында 210 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 8 кеше үлгән һәм 236 кеше җәрәхәтләнгән. Пассажир балалар һәлак булган барлык юл-транспорт һәлакәтләре аларны ташучы машина йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.
2021 елның гыйнварында өч пассажир бала һәлак булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.