ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе” эшли башлады.
Аның эшчәнлеге кысаларында психолог Наталья Маснавиева үткәргән «Двое в лодке» тренинглары узачак. ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева билгеләп үткәнчә, белгеч белән очрашу үзеңне һәм партнерны яхшырак белергә, мәхәббәтне һәм хөрмәтне сакларга, сәламәт бала тәрбияләү мәсьәләләрен ачыкларга һәм җаваплы ата булырга, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр турында кайгыртырга мөмкинлек бирәчәк. Тренингларда бушлай катнашу, беренче ике дәрес 12 һәм 26 февральдә 17.40 сәгатьтә узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8-986-916-95-50. Чыганак: Менделеевск яңалыклары.